

Ни кызганыч, күпләр наркотик сатуны акча эшләүнең иң кулай ысулы дип табалар һәм моның өчен ниләр генә эшләмиләр. Элегрәк аларны урамда алырга мөмкин булса, бүгенге көндә инде интернет аша гына хәл итәләр, төрле схемалар уйлап табалар. Шуңа күрә хәзер наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш алып бару авыррак. Әмма шулай да “кармакка” эләгеп торалар.
Белокатай районында яшәүче бер яшь егет тыелган матдәләр контрабандасы өчен шартлы срокка хөкем ителгән. Белокатай районнарара суды җинаять эше буенча хөкем карарын чыгарган.
Яшь егет тыелган матдәләр контрабандасында гаепләнә. Ул үзенең матди хәлен бик җиңел юл белән генә яхшыртырга уйлап, быел май аенда Казахстаннан социаль челтәрләр аша көчле тәэсир итүче матдәләре булган “дару”лар сатып алган. Аларның әйләнеше Русия Федерациясендә тыелган. Башкортстан таможнясы хезмәткәрләренең уяулыгы аркасында гаепләнүчене посылка алганда почтада тоткарлаганнар.
Контрабандист үз гаебен тулысынча таныган. Аңа 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел төрмә җәзасы билгеләнгән.
Икенче очрак. Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, бер уфалы наркотикларны законсыз сату белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркемдә торган. Ул Кушнаренко һәм Уфа районнары территорияләрендә яшерен урыннарга наркотиклар таратып йөргән, ә аннары алар клиентларга озатылган. Быел март аенда хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу кыек юлга баскан егетнең эзенә төшкән һәм аңардан 5,5 килограммга якын тыелган матдәләр тартып алынган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Закон тарафыннан тыелган матдәләр сатканнарны төрмә яный. Ә төркемне оештыручы исә гомеренең соңгы көннәренә кадәр рәшәткә артында калырга мөмкин.
Фото: "Башньюс"