Җинаять һәм җәза
28 октябрь 2023, 17:52

Әтисе улына хәрби хезмәттән качарга ярдәм иткән

Менә сиңа мә! 

Мәскәүдә  хәрби хезмәткә китәр алдыннан җыела торган пункттан качкан призывникны эзлиләр. Дөрес булса, егеткә качарга әтисе булышкан. Әлеге вакытта призывникны һәм ул качкан машинаны эзләүгә игълан иткәннәр.

SHOT Telegram-каналы хәбәр итүенчә, 22 яшьлек Максим М. кичә башка призывниклар белән бергә Кожевническая урамындагы җыелу пунктына автобуста килгән. Аларны Севастопольгә җибәрергә тиеш булганнар.

Транспорттан чыгу белән Максим ерак түгел парковкада торган ак “Лексус”ка табан йөгергән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, машина руле артында Максимның әтисе булган.

Машинаны эзләүгә игълан иткәннәр. Качкын хәрбинең кайда икәнлеге дә ачыклана. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас