Җинаять һәм җәза
27 октябрь 2023, 13:45

Кешеләргә ташланган алабайны тотканнар

Ул бер ир белән хатынны чак тешләп, имгәтмәгән...

Кешеләргә ташланган  алабайны тотканнарКешеләргә ташланган  алабайны тотканнар
Кешеләргә ташланган алабайны тотканнар

Салават шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кешеләргә һөҗүм иткән алабайны тотканнар.  “Ленинград урамында этнең кешеләргә ташлануы турында хәбәр  килде. Шул урынга этләрне тоту хезмәте җибәрелде. Берникадәр вакыт эзләгәннән соң, аны  З.Вәлиди — Ленинград урамнары киселешендә тапканнар. Тотканнар. Аны приютка урнаштырачаклар", - дип хәбәр итәләр муниципалитетта.

Муенсасына һәм физик хәленә караганда эт берәдәк түгел, аны нибары йөрергә чыгарып  җибәргәннәр.

"Әгәр этнең хуҗасы ачыкланса,аны җаваплылыкка тарту мәсьәләсе каралачак", - дип аңлатма бирәләр БР прокуратурасында.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас