Җинаять һәм җәза
27 октябрь 2023, 07:49

Дус кызлары үсмерне өч сәгать бикләп тоткан

Нишләргә белмәгән үсмер кыз, өченче каттан сикереп, умыртка сөяген сындырган...

Л.Каспранова.Л.Каспранова.
Фото:Л.Каспранова.

Амур өлкәсендә сигезенче сыйныфта  укучы кыз, әсирлектән качып, тәрәзәдән сикергән. Фатирда аны дус кызлары бикләп тоткан. Тәрәзәдән сикергән кыз ахирәтләренең берсенең егете белән дуслашып йөри башлаган.

Кино сюжетына лаек үсмерләр драмасы Тында шәһәрендә теркәлгән. Өч кыз (икесенә –16шар яшь, берсенә – 18) 14 яшьлек Виканы (исеме үзгәртелгән) күңел ачу сылтавы фатирга алдап чакырган. Тәүдә кызлар компаниясе нормаль аралашкан, әмма кайсыдыр моментта өч кыз Викага  бәйләнә башлаган. Имеш,  аларга элегрәк  бу өч кызның берсе белән  йөргән егетнең  Викага күз салуы ошмаган. Нәтиҗәдә кызлар Виканы  куркытып, көчләп  бүлмәгә этеп  керткәннәр дә бикләп куйганнар. Кыз әсирлектә өч сәгать утырган. Һәм качарга уйлаган.

Вика кыяга менү белән шөгыльләнгән һәм хәтта ярышларда җиңүләр яулаган булган. Тәүдә ул стена буйлап төшмәкче булган, әмма тотыну чаралары булмагач, ул өченче каттан сикергән. Умыртка сөяге җитди сынган Виканы дәваханәгә озатканнар.

Үсмерне бикләп тоткан өч кызга карата "Оешкан төркем тарафыннан законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү"маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Сүз юк инде...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас