Җинаять һәм җәза
26 октябрь 2023, 11:02

Наркотик сатып баерга уйлаган

Ләкин егет бик ялгышкан шул... 

Наркотик сатып баерга уйлаганНаркотик сатып баерга уйлаган
Наркотик сатып баерга уйлаган

РФ Федераль иминлек хезмәтенең БР буенча идарәсе хезмәткәрләре җинаять юлына баскан 23 яшьлек чит ил кешесен кулга алган.

Ул Русиядә зур партия наркотиклар сату белән шөгыльләнгән. Урта Азиядән эшкә дип килгән егет шундый кыек юлга басканын сизми дә калган. Эш бирүчеләре аны телефон һәм интернет аша Мәскәүдән Башкортстанга зур "йомыш" белән җибәргәннәр. Ул Уфа Ырымбур трассасы янында туктап, яшерелгән наркотик матдәләр төргәген алырга тиеш булган. Шул вакытта аны ФСБ хезмәткәрләре кулга алган.

Тентү вакытында 2,4 килограмм авырлыктагы героин салынган пакет тартып алганнар.

Әле исә җинаять эше кузгатылган. Стәрлетамак шәһәр суды ир-атны гаепле дип таба һәм 9 ел төрмә җәзасын катгый режимлы төзәтү колониясендә үткәрүгә билгели.

Фото:УФСБ

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас