Җинаять һәм җәза
25 октябрь 2023, 11:34

Җинаять кылганын аңламаган, ди

Бәләбәй районы полиция хезмәткәрләре чираттагы курьер-мошенникны тоткан.

Җинаять кылганын аңламаган, диҖинаять кылганын аңламаган, ди
Җинаять кылганын аңламаган, ди

Бәләбәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә 73 яшьлек ханыннан 130 мең сумнан артык акчасын урлаулары турында гариза килә. Мошенниклар пенсионерны оныгы булып кыланып алдаганнар. Зыян күрүчеләргә телефоннан аның туганы гаебе белән юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күргән һәм хәзер дәвалануга акча кирәк, дип хәбәр итәләр. Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы шикләнелүчене кайнар эзләр буенча тоткарлауга ирешкән. Пенсионердан акчаны 17 яшьлек егет алган булуы ачыкланган. Мәгълүматларга караганда, егет интернетта өстәмә эш эзләгән. Аңа гражданнардан акча алырга һәм аларны банкомат аша җибәрергә тәкъдим итткәннәр. Җинаятьче үзенең җинпять кылуы турында, янәсе, белмәгән, чөнки ул нечкәлекләренә төшенмәгән. Акчадан тыш, әйберләр белән пакет тапшыруы да аптыратмаган аны. Шикләнелүче, яллаучылар кушуы буенча, әбидән 130 мең сум акча плган дп, 3 меңен үзенә калдырган, калганын " эш бирүчеләргә" тапшырган. Җинаять эше, ачылган, хәзер егеткә суд алдында җавап бирергә туры киләчәк. Чыганак: РФ Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас