Җинаять һәм җәза
25 октябрь 2023, 15:02

Идән астыннан карак пәйда булган

Әстагъфирулла!

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Петербургта карак җир астыннан килеп чыккан. Мәкерле бур, биш катлы йорт астыннан җирне казып, аш-су бүлмәсе идәнен җимереп, чит фатирга кергән.

Вакыйга төньяк башкаланың Здоровцев урамында бүген иртән теркәлгән. Хуҗалар өйдә юк чакта 58 яшьлек Владимир Г. беренче каттагы фатирның  идәнендә үзе сыешлы тишек ясап кергән. Аннан ул 121 доллар, 85 евро, һәм барлыгы якынча 230 мең сумнан бәяләнгән алтын бизәнгечләрне урлаган. Талаган малын карак идәндәге шул тишек аша алып качкан.

Ике сәгать эчендә кайнар эзләр буенча каракны эләктергәннәр. Таланган акча белән бизәнгечләрне тартып алганнар һәм “караклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Владимирга алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналы.
SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас