

Зианчура районында коточкыч җинаять теркәлгән. “Зианчура таңнары” гәзите хәбәр итүенчә, Идәш авылында яшәүче хатын әнисе югалуы турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Картәнисе белән бергә, өйдән берничә әйберне эләктереп, оныгы да юкка чыккан.
Олкән яшьтәге хатынны эзләүгә биргәннәр. Һәм менә берничә ай үткәч, бу вакыйганың очына чыкканнар. Узган ял көннәрендә хатынның мәетен туңдыргычта тапканнар.
“Зианчура таңнары” гәзите хәбәре буенча, җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Русиянең БР буенча Тикшерү комитетының бу вакыйгага карата комментариен “Башинформ” соңрак бастырачак.