

Колледж укучысы интернет челтәрендә җинаятьчел өстәмә эш тапкан булган.
Кичә кич Мәчетле районы полиция бүлегенә Нижнее Бобино авылында яшәүче 61 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Көндез аңа, кызың юл фаҗигасенә эләкте дип, үзен полиция хезмәткәре итеп таныткан ир-егет шалтыраткан. Янәсе кыз, җәяүле буларак, юлда аварияле хәл китереп тудырган һәм анда авырлы хатын-водитель каза күргән.
Шалтыратучы сүзләренә ышанган хатын аның шартларын үтәргә ризалашкан. 150 мең сум акчасын җыеп билгесез яшь кешегә тоттырган. Имеш, бу акчалар кызын ашыгыч рәвештә дәваларга тәгаенләнгән.
Бераздан билгесез номердан янә шалтыратканнар. Бу юлы "кызы" дәвалану өчен тагын 500 мең сум кирәклеген әйткән. Пенсионер хатын карт әнисенең акчасын алып шушы ук курьерга тапшырган.
Кичен хатын кызының хәл-әхвәлләрен сорашырга була. Кызы белән сөйләшкәннән соң бернинди юл фаҗигасе булмавын, үзенә аферистлар шалтыратуын аңлаган. Полиция хезмәткәрләре бу җинаятьне кылуда шикләнеп 15 яшьлек үсмерне кулга ала.
Кулга алынган үсмер җинаятьчел мошенниклык схемасында курьер ролен үтәгән. Үсмер социаль челтәрләрнең берсендә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге турында игълан тапкан. Анда билгеле адрес буенча акчаларны барып алу турында әйтелгән булган. Кызганычка каршы, кулга алынганга кадәр үсмер акчаларны күрсәтелгән исәпкә күчереп өлгергән. Хәзер ул мошенниклык кылу турындагы җинаять эше буенча җавап тотачак. Каза күрүчеләргә үсмернең ата-аналарына зыянны капларга туры килүе мөмкин.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарга мөрәҗәгать итә: балаларыгызны өстәмә акчалар эшләү куркынычы турында кисәтегез. Кылынган мондый гамәлләр РФ Җинаять кодексына ярашлы квалификацияләнәчәк дип кисәтегез.
Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте.
Фото:kpravda.ru