

Якутиядә канкоеш теркәлгән: Мирный шәһәрендә утлы коралдан атып үтерелгән дүрт кеше гәүдәсен тапканнар.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, бу хәл кичә шәһәрнең Плотинная урамында урнашкан дача йортында булган. Йортның төрле бүлмәләрендә дүрт мәет табылган: ир-ат гәүдәсе йорт ишеге янында табылган, бер хатын диванда яткан килеш үлгән, икенче хатын гәүдәсен күрше бүлмәдә кровать янында тапканнар, янәшәсендә – ир-ат гәүдәсе.
Җинаять урыныннан 12нче калибрлы алты гильза табып алганнар. “Ике һәм аннан да артыграк кешене үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аны Тикшерү комитеты тикшерә. Үтерүчене эзлиләр. Мәрхүм ир-атлар – 42 һәм 45, хатын-кызлар 36 һәм 37 яшьтә булганнар.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.