Җинаять һәм җәза
21 октябрь 2023, 06:15

Бер исерек биш машинага зыян салган

Сәрхүш полиция белән ишек алдында “ярышлар” оештырган.

Бер исерек биш машинага зыян салганБер исерек биш машинага зыян салган
Бер исерек биш машинага зыян салган

Исереккә диңгез тубыктан, диләр. Дөрестер инде. Башкортстанда бер исерек ир полиция белән ишек алларында “ярышлар” оештырган.  Нәтиҗәдә, “Гранта” машинасындагы әлеге сәрхүш 5 машинага зыян салган.

 БР ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, бу хәл 18 октябрь төнендә Уфада булган.  Патруль хезмәткәрләре исерекне Ушаков урамындагы 84 нче йорт янында  күреп алганнар.

Полиция хезмәткәрләрен күрүгә, 23 яшьлек ир кискен газга баскан, тизлекне арттырган. Аны бәрелгән машиналарның берсе янында туктата алганнар. Ирнең үзе белән правасы да булмаган.  Шоферны административ җаваплылыкка тартканнар, ә машинаны махсус стоянкага күчергәннәр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас