Җинаять һәм җәза
20 октябрь 2023, 07:00

Ябыгу чаралары сатам!

Әллә сатып алырга инде...

Сургутта яшәүче хатын интернет аша ябыгу өчен таблуткаларга заказ ясап, бераз кесәсен калынайтырга ниятләгән. Чынында исә ул составында тыелган матдәләр булган дарулар алган. Хатынны көчле матдәләр контрабандасында гаеплиләр.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, 43 яшьлек Марина К. үзенең интернет-кибетендә актив рәвештә ябыгу өчен препаратлар саткан һәм махсус сайтта яңа партия препаратларга заказ ясаган. Барлыгы ул   76 кап BLACK PANHER Slimming Capsule, HARVA GOLD 40 Capsules x400mg, FATZORB Plus 36 Capsules, SAMYUN WAN Slim ULTRA 36 Capsules дип аталган таблеткалар алган. Посылканы ул почтадан барып алган. Почтадан кайтышлый аны тоткарлаганнар. Баксаң, ябыгу өчен препаратларның берсе составында  көчле тәэсир итә торган, безнең илдә тыелган матдә  – сибтурамин бар икән.

Маринага 7 елга кадәр төрмә яный. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас