Җинаять һәм җәза
20 октябрь 2023, 14:23

Таксист ярдәм иткән

Аферистлар өлкән яшьтәге кешеләрнең ышанучан булуыннан бик оста файдаланалар...

Таксист ярдәм иткәнТаксист ярдәм иткән
Таксист ярдәм иткән

   Аферистлар өлкән яшьтәге кешеләрнең ышанучан булуыннан бик оста файдаланалар...

   Куергазы районында гомер итүче 84 яшьлек бабайның шулкадәр намуссыз кешеләр кармагына эләгермен дип уйлаганы да булмагандыр. Ләкин эләгә язган шул менә.

   Аның телефонына, янәсе, “хокук органнарыннан” берәү шалтырата һәм йортында акча саклавы-сакламавы хакында белешә. Уңай җавап алганнан соң, бабайга тиз генә бар акчасын җыеп, тиз генә аларны “хәвефсез исәп”кә җибәрергә кушыла. “Хокук сакчысы” бабайны кисәтеп тә куя: янәсе, өйдә акча саклаганыгызны белсәләр, салым органнары акчаларыгызны тартып та алырга мөмкиннәр!

   Ышанып, бабай бар сумманы – 525 мең сумны – җыя һәм “белгеч” үзе артыннан җибәргән такси машинасына чыгып утыра.

   Таксист борчылуы йөзенә чыккан бабайны күзәтеп барган булса кирәк: “Бабай, нәрсә булды, нигә ашыгып юлга чыктыгыз”,- дип сорый. Бабай барсын да сөйләп бирә. Менә шул чакта таксист аңлап ала да инде эшнең нидә икәнен. Һәм ул бабайны, маршрутны үзгәртеп, полиция участогына алып бара.

   Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган, әле тикшерү бара.

Фото: tver.aif.ru

  

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас