

38 яшьлек хатын иреннән ярдәм сорап шундый смс җибәрә. Хатын Омск шәһәрендә туып-үскән, ире белән аерылышкач, 2022 елда 10 яшьлек кызын әнисендә калдырып, яңадан кияүгә чыккан.
Настя (исеме үзгәртеп алынды) ире Диманы Сочи шәһәренә барып акча эшләп кайтырга ризалаштыра. Электричка белән Төмәнгә, аннан Екатеринбургка килеп җитәләр. Настя югалган көнне ир белән хатын паркка чыканнар. Настя шайтан суы кабып алгач, ирен тыңлашмый башлый. Әйткәләшеп китәләр һәм Дима аны азрак айнысын дип, ялгызын паркта утыртып калдыра да, ташлап китә. Ярты сәгать тирәсе вакыт үткәч ул яңадан хатыны калган урынга әйләнеп килә. Әмма...хатыныннан җиләр искән була.
Дима аны ике атна буе парктан эзли. Омскидагы әнисенә Настяның югалуын июль азагында гына хәбәр итә.
Ир ярдәм сорап волонтерларга мөрәҗәгать иткән. Видеокүзәтү камералары буенча аның Екатеринбургта 26 июльдә ломбардка кереп барганын күргәннәр.
Бу соңгы берничә айда хатын беренче тапкыр иренә: “Мин җәһәннәмдә, ярдәм ит! ” дигән смс язган һәм тагын юкка чыккан.
Чыганак: tatpressa.ru