Җинаять һәм җәза
20 октябрь 2023, 11:47

Миллион сумнан колак кактыра язганнар?

   Ләкин... Ул алданып калмаган, ә полициягә хәбәр иткән.

Миллион сумнан колак кактыра язганнар?Миллион сумнан колак кактыра язганнар?
Миллион сумнан колак кактыра язганнар?

   Ләкин... Ул алданып калмаган, ә полициягә хәбәр иткән.

   Дәүләкәндә яшәүче 70 яшьлек ханыма кемнәрдер, телефон аша шалтыратып, оныгының юл-транспорт казасына эләгүе хакында хәбәр иткәннәр. Шунда ук алар, каза күрүче якның жалобалары булмасын өчен һәм “операция ясату”өчен 900000 сум күләмендә акча түләргә тәкъдим иткәннәр.

   Телефоннан ханымның оныгының ярдәм соравы, елавы ишетелгән. Ләкин мошенникларның уе барып чыкмаган: ханым телефонда оныгының түгел, ә башка-чит кешенең тавышы икәнен аңлап алган. Ул шунда ук оныгына шалтыраткан һәм аның хәлләре яхшы булуы турында белешкән. Шуннан инде полициягә шалтыраткан, аннан гариза язган.

  Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.

Фото: .kaspersky.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас