

Краснокама районы суды Нефтекамада яшәүче иргә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган.
БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның мартында бу ир 72 яшьлек хатын-кызның өй алдындагы верандасына кергән. Аның белән йөзгә-йөз очрашкач, тимер таягын тартып алып, башына күп тапкырлар суккан һәм акча таләп икән. Куркуыннан зыян күрүче җинаятьчегә 3 мең сум акча биргән. Шул ук көнне аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.
Тикшерү вакытында аның элек тә кешеләрдән акча һәм әйберләр урлап йөрү ачыкланган. Гаепләнүче өлешчә үз гаебен таныган. Суд аңа 10 ел төрмә җәзасы билгели һәм махсус режимлы төзәтү колониясендә утыра. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Ксения Калинина фотосы