Җинаять һәм җәза
17 октябрь 2023, 16:04

Уфада яшәүче ир янә бензин тутырылган шешә белән тотылган

Хәрби комиссариат бинасы янында ул нишләп йөргән?

Уфада яшәүче исерек ир ике тапкыр хәрби комиссариат бинасына ут төртмәкче булган. Беренче тапкыр аны канистра белән тоткарлаганнар һәм жәлләп, җибәргәннәр.

21 яшьлек Саня  беркайда да эшләми, ул   хәмер эчкәләргә ярата.  Август ахырында аны Уфаның Революцион урамындагы җыелма пункт янында бензин канистрасы тоткан килеш кулга алган булганнар.  Хокук саклау органнары алдында ничек аклангандыр, Ходай аңа нинди тел ачкычлары биргәндер, әмма арытаба тормышын ул рәшәткә артында түгел, иректә дәвам иткән.

Һәм менә ай ярым вакыттан соң үҗәт һәм шул ук вакытта исерек ир  биш литрлы пластик шешә тоткан килеш хәрби комиссариат бинасы янына килгән. Берни эшләп өлегрмәс борын ул янә полицейскийларга  тотылган. Ирнең “ягулык” белән зажигалкасын  тартып алганнар.

Тикшерү оештырылган, бу юлы да шулкадәр максатчан ир белән нишләргә икән  дип баш ватармы икән хокук саклау органнары хезмәткәрләре? Башка төбәкләрдә сөйләшеп-фәлән тормыйлар бит, хөкем итәләр дә рәшәткә артына утырталар. Әйткәндәй,  ир моңа кадәр машина урлаганы өчен хөкем ителгән булган. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас