Җинаять һәм җәза
17 октябрь 2023, 15:08

Башта бәрдергән, аннары таптаган (ВИДЕО)

 Идарәче компания хезмәткәре дөреслек эзләгән хатынны акылга утыртмакчы булды микән?

SHOT Telegram-каналы видеосыннан стоп-кадр.SHOT Telegram-каналы видеосыннан стоп-кадр.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан стоп-кадр.

Подмосковьеның Щёлково шәһәрендә “Паритет” идарәче компания хезмәткәре канәгатьсезлек белдергән клиентлар белән очрашуны бик каты төгәлләгән. “Ауди” руле артындагы 25 яшьлек хезмәткәр 39 яшьлек хатынны башта бәрдерә, аннары машинасында таптап үтә.

 Идарәче компаниягә караган йортларда яшәүчеләр хезмәткәр хатыннан аларның шикаятьләрен кабул итүне таптырган. Шикаятьләр йортларның коточкыч хәлдә булуына бәйле булган.  Әмма компания хезмәткәре, сүзне кыска тотмакчы булып, качарга тели. Тик ерак китә алмый. Видео кадрларында автолединың хатынны таптавы ачыктан-ачык күренә. Асфальтта яткан имгәнгән хатын тирәсендә  кешеләр кайнаша, ә машинасыннан чыккан компания хезмәткәре, кычкырып елагандай булып, кемгәдер шалтырата.

Вакыйга урынына полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән.  

Соңыннан ачыклануынча, Щёлковода яшәүче 39 яшьлек Натальяның ике урыннан аягы сынган. Хәле уртача авырлыкта дип бәяләнгән хатынны дәваханәгә салганнар.

Халыкның идарәче компаниягә булган шикаятьләрен тыңларга теләмәгән нервлы хезмәткәр хатын белән полиция эшли. Вакыйга – прокуратура контролендә.

Тиешле җәзасын алырмы, юкмы бу адекват булмаган хезмәткәр? Алмаса, бигрәк аяныч инде. Әле ярый тапталган хатын гомерлеккә имгәнеп калмаса...

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас