

Телеграм-каналда Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров 15 яшьлек улы Адам белән горурлануы турында язган һәм аның турыда видео куйган. Видеода Адам Корьән Кәримне яндырган Волгоград егете Никита Журавельны кыйный. Видео астына горур әти үзенең улын “Бөтен мөселманнарның горурлыгы” дип язган.
2023 елның 19 маенда Волгоград шәһәрендә курьер булып эшләүче Никита Журавель исемле егет мәчет каршына басып Корьәнне яндыра һәм үзенең бу кылыгын видеога төшереп, интернет челтәренә куя. Икенче көнне аны кулга алалар. Кулга алынган егет Украина махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүе турында әйткән. Бу акция өчен аңа 10 мең сум түләгәннәр.
Бу уңайдан җинаять эше ачылган һәм аны тикшерүне Тикшерү комитетының Чечен Республикасы буенча идарәлегенә тапшырганнар. Май аенда Журавельны Чечня тикшерү изоляторына озатканнар. Аны 2024 елның 20 апреленә кадәр сак астында калдыру турында карар кабул ителгән. Журавель үз гаебен өлешләтә таныган, бөтен мөселманнар алдында гафу үтенгән. “Миңа үземнең бу кылыгым өчен бик оят”, - дигән ул.
Рамзан Кадыйров тикшерү изоляторында хулиган егетне кыйнаган улының видеосын Телеграм каналына ике тапкыр куйган. “Улым дөрес эшләде”, - дип яза ул. “Изге Китапка кул сузган кешене кырыс җәза көтә”, - ди ул.
Русия Эчке эшләр министрлыгы Адам Кадыйровка карата җинаять эше ачудан баш тарткан. Сәбәбе – аңа әле 15 кенә яшь. 6 октябрьдә Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов үсмергә Русия Герое исеме бирелүе турында хәбәр иткән иде. Ул бик яшь булуына карамастан, Корьән Кәримне тулысынча ятлаган һәм Корьән Хафиз исеменә лаек булган.