

Пензада егет сөйгән кызын талашкан вакытта баскычтан этеп төшергән. Студент кыз үлгән. Кызның 18е тулырга нибар бер атна калган булган.
Һәлак булган яшь кыз Пенза заманча эшкәртү технологияләре һәм бизнес көллиятендә белем алган, тулай торакта егете Костя белән бергә яшәгән (хәзер шулай рөхсәт итәләрме икән?) Кызның гәүдәсен тулай торак бинасындагы баскычта тапканнар.
Тәүгеләрдән мәрхүмә кызның егетеннән сорау алганнар. Ул бик каты талашканда сөйгәнен баскычтан этеп төшерүе хакында ачыктан-ачык сөйләп биргән. Егылган вакытта яшь кыз башы белән бетон идәнгә бәрелгән дә, аның башын ярылган. Аның үлүен аңлаган егет җинаять урыныннан качкан.
Егет әле сак астында. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әйткәндәй, элек ул исерек килеш руль артына утырып тотылган булган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.