Җинаять һәм җәза
12 октябрь 2023, 08:12

9 яшьлек бала балта белән полицейскийга ташланган

Куркыныч заманда яшибез, җәмәгать...

SHOT Телеграм-каналы язуынча, укучы малай хакер әтисен оперативниклардан коткарырга уйлап шундый адымга барган. Полицейскийлар ирне караклык кылганы өчен тоткарларга килгән булган.

Родина авылында яшәүче 37 яшьлек ир чит кешенең банк картасыннан читтән торып үзенә  10 мең сум акча күчергән. Полицейскийлар моны тиз ачыклаган һәм шикләнелүче иргә килгәннәр. Әмма ир сорау алуга барудан  баш тарткан, йорт верандасынннан кулына балта алып, аты-юлы белән сүгенеп,  полицейскийларны ихатасыннан кумакчы булган. Оперуполномоченныйлар, көч кулланып,  хакерның балтасын тартып алганнар.

Әмма бу мизгелдә ирнең өченче сыйныфта укыган малае ихатада икенче балта тапкан да полицейскийлардан  әтисен якламакчы булган. Ул, арттан килеп,  балтаның тупас ягы белән  бар көченә өлкән лейтенантның аркасына суккан. Нәтиҗәдә полиция бүлегенә ата кешене дә, аның улын да алып килгәннәр.

Полиция хезмәткәренә көчле җәрәхәт диагнозы куелган. Көч куллану һәм хакимият вәкилләрен мыскыл итү турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас