Җинаять һәм җәза
11 октябрь 2023, 07:00

Телефон мошенниклары күпме акча эшли?

Соңгы вакытта акча давайлап шалтыратучылар  күбәйде.

Телефон мошенниклары күпме акча эшли?Телефон мошенниклары күпме акча эшли?
Телефон мошенниклары күпме акча эшли?

Соңгы вакытларда  мошенниклар тарафыннан гражданнарга: “Банк исәбендәге акчаңны югалтасың килмәсә, тиз генә кредит, заем рәсмиләштереп, шушы исәпкә салыгыз!” дип шалтыратулар бермә-бер күбәйде. Мошенниклар корбаннарыннан биш йөзәр мең, хәтта миллион сумга кадәр кредит рәсмиләштерүне таләп итә.

    Ә бит, кызганычка каршы, алар тозагына кабучылар бихисап. Алданып, зур суммаларга кредитлар алып, аны мошенниклар күрсәткән исәпләргә күчереп, муеннан бурычка батучылар арасында уфалылар да күп. Күптән түгел башкала полицейскийлары чыгышы белән Украинадан булган шундый бер мошенникның эзенә төшкән.

    Барысы да җинаятьченең мәдәният министрлыгы хезмәткәренә шалтыратуыннан соң башланган. Моңа кадәр дә мошенник чиновник ханымны, 500 мең сумлык кредит рәсмиләштермәсә, җинаять эшләре ачу һәм штрафлар белән куркытып, һушын алган булган. Ханым түзмәгән, полициягә мөрәҗәгать иткән.

     Мошенник ханымга кабат шалтыраткан, ләкин бу юлы инде аның белән хокук саклау органнары сөйләшкән. Явыз ниятле кеше бер офиста гына да үзе кебек 200 мошенник эшләвен таныган. Аларның һәрберсе көн саен корбаннарыннан ким дигәндә миллион сум акча күчерүне таләп итә икән. Шул ук вакытта шалтыратучының үзенә корбаннан алдау юлы белән алынган акчаның 3 % гына бирелә.

    Мошенник шул рәвешле көн саен меңгә якын шалтыратулар ясавы турында сөйләгән. Саннарга карасаң, чәчләр үрә торырлык: август аенда гына да телефон мошеннигы Уфа халкын алдап берничә дистә миллион сум акча  “эшләгән”.  Эчке эшләр министрлыгында көн саен диярлек яңа җинаять эшләре кузгатыла.

     Юрист Роман Петров сөйләвенчә, күптән түгел телефон мошенниклары кулыннан аның танышы да зыян күрә язган.  Өлкән кешене 700 (!) мең сумлык кредит рәсмиләштерергә үгетләгәннәр.

    "Төрле урыннан биш тапкыр шалтыратканнар, үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Ул аларга башта адвокат белән киңәшләшәчәге турында әйткән. Шуннан  миңа шалтыратты, - дип сөйли Роман Петров. - Мин аны шалтыратучыларның мошенниклар булуын, аларга акча күчерергә кирәкмәвенә ышандырдым. Һәр лифтта мошенниклар турында кисәтүләр эленеп торса да, Эчке эшләр министрлыгы алар турында кисәтеп, сөйләп торса да, кешеләр ышануларын дәвам итәләр. Мошенниклар катлаулы социаль инженерияне куллана. Мондый шалтыратуларның барысы да диярлек Украина территориясеннән IP-телефон аша килүен аңлап торырга кирәк. Алардан соң шунда ук полициягә барырга,  акчалардан колак какмасагыз да,  гариза язарга кирәк”.

    Юрист сүзләренчә, телефон җинаятьчеләренең шәхесен табу һәм ачыклау бик авыр, чөнки алар алмаш номерлар кулланалар. Хәтта конкрет адресын ачыклаң да, берни дә эшләп булмый – бу инде Русия юрисдикциясе түгел.

     “Кайвакыт мошенникларга “керем”не тере акча  белән тапшыралар. Бу эштә ялланган кешеләр катнаша. Ничек кенә булса да, теләсә кайсы очракта полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип киңәш итә юрист.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас