Җинаять һәм җәза
11 октябрь 2023, 05:51

Ике миллионер дусны эзлиләр

Ахирләр җиңел генә баерга уйлаган. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Подмосковьеда сәүдә үзәгеннән банкоматны  арбага салып алып чыккан ике миллионер дусны эзлиләр. Банкоматның юкка чыгуын 13 (!) сәгатьтән соң гына сизгәннәр. Матбугат чаралары язуынча, Истра шәһәрендә  ир-атлар, ачыктан-ачык, йөзләрен яшермичә “Бриз” сәүдә үзәгенә ябылганнан соң – унберенче яртылар тирәсендә – кергәннәр. Ишек ачык булган.  “Финсервис” банкы банкоматын йөк ташый торган махсус арбага салган ахирләр тыныч кына бай тормышка аяк баса.

Банкомат эчендә ике миллион сумга якын акча булган. Хәвефсезлек хезмәте икенче көнне төштән соң гына банкоматтан җилләр искәнен абайлый. Бу вакыт эчендә караклар хәтта Мальдив утрауларына кадәр очкан булырга мөмкин.

 Бурларны эзлиләр. Битлек-фәлән кимәгән җинаятьчеләрне күзәтү камералары кадрлары аша ачыкларга тырышалар. Каракларның 18 яше тулмаган үсмерләр булу ихтималы да карала. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас