Җинаять һәм җәза
11 октябрь 2023, 14:52

Балалар бакчасында дүрт литр хәмер табылган

Нишләтергә уйладылар икән аны?

Балалар бакчасында дүрт литр хәмер табылганБалалар бакчасында дүрт литр хәмер табылган
Балалар бакчасында дүрт литр хәмер табылган

Бер көнне Бәләбәй районының Аксаков авылындагы балалар бакчасына көтелмәгән кунак - Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең БР буенча идарәсеннән килеп кергәннәр.

Тикшерү барышында алар ашханә бүлмәсендә 4 литр хәмер тапканнар. "Роспотребнадзор" хезмәткәрләре полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Балалар бакчасы хезмәткәрләре бер нинди дә аңлатма бирмәде, алкоголь эчемлекләрнең монда кайдан килеп чыкканын эчке эшләр органнарындагы коллегалар тикшерәчәк», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас