

Петербургта котырынган ир урамда очраткан хатынга ташланган. Ул аны бәреп егып, типкәләгән. Хатын авыр җәрәхәт алган.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, ачуы чыккан билгесез адәм 39 яшьлек Юлиягә Ленин проспектында ташланган. Бу хактагы видео кадрларын күреп, исең-акылың китәрлек: һөҗүм итүче ир, Юлияне асфальтка ега да типкәли.
Хатынның иңбашы нык җәрәхәтләнеп, сынган. Аңа бүген операция ясарга тиешләр. Юлия сүзләренчә, бу хәлдән соң аның улында – психологик травма. Әнисен яклый алмаган 11 яшьлек малай өчен бик кайгыра.
Һөҗүм итүче – Ленин проспектыннан ерак түгел яшәүче психик авыру. Бу хакта Юлиягә шаһитлар хәбәр иткән. Хатын исә аны моңарчы күрмәгән. Ирне полиция эзли.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.