Җинаять һәм җәза
6 октябрь 2023, 10:42

Укытучы студент кызларга бәйләнгәнме?

Бәләбәйдәге бер уку йортында кызлар полициягә гариза язган. 

Укытучы студент кызларга бәйләнгәнме?Укытучы студент кызларга бәйләнгәнме?
Укытучы студент кызларга бәйләнгәнме?

Бәләбәйдә студент кызлар укытучыларын сексуаль характерда бәйләнүдә гаеплиләр.

Педагог бу гаепләүләрне кире кага, аның фикеренчә, кызлар көнбатыш модасы артыннан куып, яла ягалар.

Кира (исеме үзгәртелгән) Механизация һәм электрлаштыру колледжының өченче курсында укый. Сентябрь ахырында ул директорга кереп, ОБЖ һәм физкультура укытучысы Әхмәтовны эшеннән кууын үтенә. Кызның сүзләре буенча, укытучы аның белән кабинетка кергәч, эчтән ишекне бикләп куйган һәм кызга бәйләнергә уйлаган.

Укытучы исә, мондый хәл булмады, кызның сүзләре ялган, дигән. Дәрестә ул усал булганы, күп йөгерткән өчен яла ягалар дип акланган. Шуннан соң бу укытучы турында тагын берничә кыздан сорашканнар - алар да шундый ук шикаятьләр белдергән. Аларның берсе физкультура укытучысының аңа җенси мөнәсәбәтләргә керергә тәкъдим итүен телефонга яздырган булган. Хәзер тикшерү эше бара.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас