

Уфаның Киров районы суды полицейскийны мыскыл иткән ханымга карар чыгарган. Эш болай булган: 24 июльдә башкаланың Бакалинская урамында урнашкан “Лента” супермаркетында ханымны караклыкта шикләнеп тоткарлаганнар. Ул каршылык күрсәткән – өлкән прапорщикка ташланган, аны эткәләгән, типкәләгән һәм сумкасы белән башына суккан. Алай гына да түгел – хатын полицейскийны башкалар алдында сүгенә-сүгенә мыскыл иткән.
Киров районы суды аны 25 мең сум штрафка тарттырган. Суд карары әле үз көченә кермәгән. Әлбәттә, уйланырга урын бар. Әгәр гаебе юк икән, ни өчен хатын болай ямьсез кыланган? Гаебе булмаса, мәсьәләне болай да ачыклап булыр иде бит.
Чыганак: Башинформ.