Җинаять һәм җәза
6 октябрь 2023, 11:22

Инспектор хатынга ир сәнәк белән ташланган

9 яшьлек балалы хатын белән ир урманда качып ятканнар.

Псков өлкәсендә  балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәренә сәнәк белән һөҗүм итүче ир белән хатынны тоткарлаганнар. Хезмәткәр баланы эзләп килгән, ә аның ата-анасы хатынга ташланган.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, полициягә Пустошкин районының Яңа авылыннан күршедә яшәүче 9 яшьлек малай югалган, бала җәйдән бирле күрени  дигән шөбһәле хәбәр килеп ирешкән.  Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторы  социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм полиция лейтенанты белән бергә вакыйганы урында хәл итәргә дип килгәннәр.

Гаиләнең йорты бикле булган, әмма ихатада балалар киемнәре уенчыклары аунап яткан. Югалган малайның әти-әнисен эзләп килүчеләр якындагы урманнар тапкан: алар нишләптер землянкада качып яткан. Малайның кайда икәнлеген алар аңлата алмаган.

Ир белән хатын полиция бүлегенә барырга ризалашканнар. Юл уңаеннан алар документлар артыннан өйгә кереп чыгабыз, ди. Моннан соң чәчләр үрә торырлык хәлләр башлана. Ир кулына сәнәк ала, хатын пычак эләктерә. Икәүләп алар  полиция һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ташлана. Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәре җитди каза күрә. Аның муены,  башы, иңбашлары һәм куллары җәрәхәтләнгән. Полицейскийлар  таяклар белән котырынган ир һәм хатынны куып җибәрә. Алар урманга кереп югала.

Җәрәхәтләнгән хезмәткәрне авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар. Ирле-хатынлыны кичке сәгать унберләр тирәсендә Кстово авылы сазлыгы янында тоткарлаганнар, малай да алар белән булган. Полицейскийлар сүзләренчә, гаилә камышлар арасында качып яткан. Үзләре белән теркәлмәгән ау мылтыгы да булган.

Физик яктан бала сау-сәламәт, ди, аның тәнендә җәфалау яисә  кыйнау билгеләре юк. Бала 32 яшьлек Ольга Ратникованың беренче иреннән туган. 40 яшьлек Игорь  Олейник – хатынның яңа сөяркәсе. Ольга Псковка Мәскәүдән күчеп кайткан, ир – Дондагы Ростов шәһәреннән. Баланы әлеге вакытта  дәваханәдә тикшерәләр, аны махсус хезмәтләргә тапшырачаклар. Балигъ булмаганнар бүлегенең яраланган хезмәткәре һушына килгән, аның гомеренә хәвеф янамый. Ольга белән Игорьны кулга алырга тиешләре. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас