Җинаять һәм җәза
6 октябрь 2023, 07:57

Әбиләрдән акча җыеп йөрүче курьерны тотканнар

«Сезнең оныгыгыз юл һәлакәтенә эләкте».

Әбиләрдән акча җыеп йөрүче курьерны тотканнарӘбиләрдән акча җыеп йөрүче курьерны тотканнар
Әбиләрдән акча җыеп йөрүче курьерны тотканнар

Туймазы районында «Сезнең оныгыгыз юл һәлакәтенә эләкте» схемасының чираттагы курьерын тотканнар: 20 яшьлек Татарстан кешесе олы яшьтәге ханымны 600 мең сумга алдаган.Беренчел мәгълүматлар буенча, пенсионерга билгесез номердан шалтыратканнар. Үзләрен полиция хезмәткәре итеп таныштырганнар. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, ханымның оныгы руль артында юл һәлакәтенә очраган һәм хәзер аңа катлаулы операция өчен акча кирәк икән. Оныгы өчен борчылып, ханым үзендә тик 220 мең сум гына барлыгын әйткән. Шалтыратучы аңа калган сумманы да табарга кушкан һәм аның янына киләчәк курьерга тапшырырга боерган. Пенсионер бурычка һәм кредитка алып, ир-атка тапшырган. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре урланган акчаларны күчергәндә курьерны тоткарлаган. Ул Татарстан Республикасында яшәүче 20 яшьлек егет булып чыккан. Кулга алынган кешенең сүзләренчә, аңа зур акчалы эш тәкъдим иткәннәр һәм ул ризалашкан. Ул Туймазы районына барып, өлкән яшьтәге ападан акча барып алырга, үзенә бераз процент калдырып, җитәкчесенә җибәрергә тиеш булган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас