

Уфада тимер юл вокзалы начальнигы кулга алынган. Ул зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.
Фаразлар буенча, гаепләнүче соңгы өч ел эчендә вокзал территориясендә сәүдә өчен урын арендалаган эшкуарларның гомум эшчәнлеген яклаган, арендаторларның килешү шартларын бозган очракларда бернинди дә чара күрмичә ришвәт алган. Законсыз рәвештә аңа ай саен 7-13 мең сум килеп торган, ә 2021-2023 еллар эчендә бу сумма 600 мең сумнан артып киткән.Бу фактлар БР буенча Федераль хәвефсезлек хезмәте оперативниклары тарафыннан ачыклана.
"Гаепләнүченең эш урынында һәм шулай ук яшәгән йортында тентү уздырылды, үзе сак астына алынды, кылынган җинаятьләрнең барлык шартларын һәм шундый ук җинаять фактлары булуны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла», - диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.