Җинаять һәм җәза
3 октябрь 2023, 16:30

“Туганнарыңны үтерәчәкбез!”

Берүк сак булыгыз, дуслар! 

pro-dachnikov.compro-dachnikov.com
Фото:pro-dachnikov.com

Украина махсус хезмәтләре Мәскәүдә яшәүче иргә хәрби комиссариатка ут төртеп яндырмасаң, туганнарыңны үтерәчәкбез,  дип янаганнар. Әмма ир курыкмаган һәм шалтыратучыларны “ераккарак озаткан”.

48 яшьлек Арменны украиннар сентябрь башыннан шалтыратып йөдәткән. Билгесез адәмнәр аңа төрлечә янаган, Мәскәүдә “теракт оештырмасаң”, туганнарың белән бер-бер хәл булмагае, дип ышандырган.

Соңгы тапкыр иргә сишәмбе төнге уникеләр тирәсендә шалтыратканнар. Трубкадан чираттагы тапкыр хәрби комиссариатка ут төртүне таләп иткәннәр. Әмма бу юлы шалтыратучылар тактиканы үзгәрткәннәр, янаулар урынына алар Арменга акча вәгъдә иткән. Армен кискен рәвештә баш тарткан. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Эх, барысы да шундый аңлы булса иде!..

Читайте нас