Җинаять һәм җәза
3 октябрь 2023, 15:52

Судьялар да шулай кыланса инде...

Эшләр харап бит, дуслар!

Ставрополье крае суды судьясын закладка артыннан килгән вакытта кулга алганнар. Хәлим Теркулов полицейскийлардан качарга  һәм наркотиклы төргәктән котылырга теләгән.

Матбугат чаралары язуынча, судьяны 19 сентябрь көнне тоткарлаганнар. Көндезге сәгать уникеләр тирәсендә 37 яшьлек Хәлим Теркулов Ейск шәһәрендәге гаражларга килгән. Изолента белән уратылып ябыштырылган төргәкне алып, кесәсенә тыккан. Нәкъ шул чакта бу урынны күптән күзәтеп торган (бу очракка кадәр гараж кооперативына закладкалар артыннан башка наркоманнар килгән булган) оперативниклар пәйда булган. Тәүдә судья тартыр өчен наркотик алдым, дип сөйләгән. Әмма полицейскийлар белән әңгәмә вакытында эшен югалта алуын аңлаган һәм ришвәт бирмәкче булган. Полицейскийлар ришвәтне алмагач, качкан. Полицейскийлар аны куа киткән, мөмкинлектән файдаланып, судья  закладкасын ташлап калдырган. Әмма хокук сакчылары Теркуловны куып баскан, наркотигын да тапканнар.

Хәлим Теркулов җинаять эшләре буенча коллегия составына кергән. 30 сентябрьдә ул үз теләге белән отставкага киткән.  Моңа кадәр җинаять эшләрен тикшергән вакытта  Хәлим Теркуловның наркотиклар тәэсире астында булу-булмау ихтималы ачыклана. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Читайте нас