Җинаять һәм җәза
2 октябрь 2023, 06:55

Уфада гастарбайтерлар сакчыны яндырган

Тәртипсез мигрантлар арабызда җитәрлек ул.

Уфада гастарбайтерлар  сакчыны  яндырганУфада гастарбайтерлар  сакчыны  яндырган
Уфада гастарбайтерлар сакчыны яндырган

Мигрантларның да төрлесе була, җәмәгать. Шул исәптән тәртипсезләре дә. Мәсәлән, Уфада Үзбәкстаннан килгән 28 һәм 30 яшьлек мигрантлар “Ирәмәл” сәүдә үзәгендә урнашкан “Meet Point” төнге клубына кертмәгән өчен сакчыдан үч алырга карар иткәннәр һәм аны... яндырганнар.

    Охранниклар үзбәк ир-атларын кертмәгәннәр, чөнки егетләрне исерек дип уйлаганнар. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, мигрантлар Русиядә легаль булмаган рәвештә булган.

     Ачулары килгән егетләр соңрак клубка кире әйләнеп килгәннәр һәм охранниктан үч алырга булганнар. Ачыклануынча, АЗСта банкага бензин тутырып, башта охранникка, аннары төнге клубка ут төрткәннәр...

     Клубтагы кунаклар һәм хезмәткәрләр куркынычсыз арага йөгергәннәр. Бу аларны янудан коткарган. Янгынны үзләренең көче белән сүндерергәннәр. Шуннан соң бу хәлнең шаһитлары полиция чакырганнар, ләкин бу вакытта  инде ут төртүчеләр качып өлгергән була.

    Әмма Уфа полициясе хезмәткәрләре шикләнелүчеләрнең шәхесләрен оператив рәвештә ачыклаган һәм аларның эзенә төшкән. Аларны Уфа  аэропортында тоткарлаганнар. Мигрантлар Мәскәүгә билет сатып алырга өлгергән һәм судтан, тикшерүдән качарга ниятләгән.

     Тоткарлап, полициягә алып килгәннән соң, аларны Уфаның Киров суды ике айга тикшерү изоляторына җибәргән. Гастарбайтерларга 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас