Җинаять һәм җәза
2 октябрь 2023, 07:41

Фатирсыз калганнар

Түбән Новогород шәһәрендә авыру баласын дәваларга дип риэлтордан бурычка акча алган гаилә фатирсыз калган.

Фатирсыз калганнарФатирсыз калганнар
Фатирсыз калганнар

 

Алар бурычка алганда, вфатирларын залогка тапшырганнар. Үзләре кая, нәрсәгә кул куйганнарын белми килешүгә имза салганнар да 600 мең сум акча алганнар. Нәтиҗәдә, бурычларын вакытында түли алмаганнар. Бурычка алган хатын риэлтор белән килешә, мәсьәләне җайлый. Әмма бераз вакыт үтүгә риэлторның фатирны үз исеменә күчерүен белгәннәр. Риэлтор исә аренда килешүе төзеп, бу фатирда яшәргә кала алуларын әйткән.

Вакыйга моның белән генә бетмәгән, риэлтор гаиләгә әйтеп тормый гына тагын бер кредит рәсмиләштергән. Хәзер бу вакыйгага суд кына нокта куячак.

Менә шулай, бурычка акча алганда, нинди килешүгә кул куйганыгызны йөз тапкыр уйлагач кына куярга кирәк.

Чыганак:  tatpressa.ru

kredit-on.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас