

Красноярск краенда 15 ел элек баласын тышта туңдырып үтергән ананы кулга алганнар. Бу хакта Красноярск крае һәм Хакасия буенча Тикшерү комитетында хәбәр итәләр. Якын арада аңа кечкенә баланы аеруча рәхимсез рәвештә үтерү маддәсе буенча гаепләү белдереләчәк. Хәсрәт-ана күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.
Тикшерү версиясе буенча, 2008 елның февраленнән алып мартка кадәрге бер көндә шикләнелүче хатын үзенең 8 айлык баласын минуслы температурада тышта калдырган. Хатынның җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә малай туңып үлгән. Аның гәүдәсен Боготол районының Боготол авылы читендә җирле халык тапкан.
Хатын хокук саклау органнарыннан 15 ел дәвамында качып йөргән. Аны Свердловск өлкәсендә тоткарлап, Красноярскига алып килгәннәр.
Чыганак: lenta.ru