

Быел язын ризыкларны чи килеш ашаучы блогер Максим Лютыйның бер айлык улының ачтан үлүе күпләрне тетрәндерде. Сабыйны өйдә тудырганнар, ә соңыннан, тикшерү версиясе буенча, блогер хатынына баланы ашатуны тыйган. Туганнары сүзләренчә, Лютый үзенең баласын “праноед” – кояш энергиясе белән тукланучы кеше – итеп үстерергә хыялланган.
Нәтиҗәдә сабый үлгән. Баланың анасына карата саксызлык белән үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын – өй арестында. Иргә карата җәзалаулар маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.
Матбугат чаралары язуынча, Лютый әле Армавирдагы 2 санлы Тикшерү изоляторында. Башка арестантлар сүзләренчә, ул төрмә шулпасыннан баш тарткандай һәм туганнары алып килгән җимешләр белән тукланган булып кылана гына, чынында исә тавыш-тынсыз гына аш та, тушенка белән макарон да ашаштыра икән.
Күз алдына китерәсезме? Нәни баласын ач тотып, кояш энергиясе белән тукландырырга теләгән, ә үзе бер дә ач торырга җыенмый, әнә, хәтта үзенең ит һәм пешкән ризыкларны ашамау принцибыннан баш тарта башлаган...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.