

Уфада наркотиклар кулланган исерек ир, подъезддан почта тартмаларын йолкып алып, шул тартмалар белән парковкадагы биш машинаны җимергән.
Бу хәл башкаланың Зорге урамында узган төндә теркәлгән. Иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә яланаяклы ир подъездга йөгереп чыга да, стенага беркетелгән почта тартмаларын кубарып алып, тартмаларны йорт алдында торган машиналарга атып-атып бәрә.
Йортта яшәүчеләр, бәладән башаяк дип микән, ирне тыймаган. Алар полиция чакырткан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре адекват булмаган ирне бүлеккә алып киткән. Җинаять эшен кузгату турында сүз бара.
Шундый күршеләрдән Ходай сакласын инде. Эчкече яисә наркоман кешенең тәртипсез дуслары да күп була, ул янгын чыгарырга, өстән фатирга су агызырга, һичьюгы әнә төн уртасында чыгып, машинаңны изгәләргә мөмкин...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.