Җинаять һәм җәза
26 Сентября 2023, 10:24

"Иртәгә ялга очабыз дигәндә, турагент элемтәгә чыкмый башлады..."

Күңелле хәл түгел инде бу...

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Уфада  туризм буенча агент Төркия, Мисыр һәм Мальдив утрауларына булмаган юлламалар сатып, 100дән артык кешене ярык тагарак алдында калдырган. Гомум зыян күләме 20 миллион сумга җиткән.

Уфада яшәүче йөздән артык клиент, ялга оча алмагач,  полициягә гариза язганнар. Һәр гаилә уртача алганда 250 мең сумлык юллама сатып алган, әмма очарга бер тәүлек кала самолетка билетлар сатып алынмавы һәм отельләрнең броньләнмәве ачыкланган. Бу кешеләрнең барысын да төп башына утыртучы  бер кеше, ул – Екатерина Хәкимова.

Хәкимованың “Гранд-туризм” фирмасы  берничә ел Төркиягә, Мисырга, Мальдив утрауларына һәм Доминиканага  турлар саткан. Элегрәк, ял итүчеләр сүзләренчә, проблемалар булмаган. Әмма август уртасыннан  бетмәс-төкәнмәс “форс-мажорлар” башланган. Екатерина ел буе түземсезләнеп отпускларын көткән клиентларына әкияти яллар булмаячагын шулай аңлаткан. Сәяхәтчеләр акчаларын кайтаруны үтенгәч, Хәкимова акчаларның булмавын хәбәр иткән. Һәм трубкасын алмый башлаган.

Соңрак фейк юлламалар сатылучы офиста фирма исеме язылган вывеска урынына “Аренда” дигән язу пәйда булган, ә социаль челтәрләрдә турлар сатыла дигән игъланнар юкка чыккан. Каза күрүчеләр саны көннән-көн арта, алар Хәкимованы судка бирергә җыена. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас