

Уфада 94 яшьлек әби мошенниклык турындагы гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Карчык хәбәр итүенчә, билгесез затлар алдау юлы белән аның 100 мең сум акчасын алып киткәннәр.
Пенсионер хатын фатирындагы стационар телефонга билгесез кеше шалтырата да, кыз оныгың авариягә эләкте, дип хәбәр итә. Шалтыратучы карчыкны авариядә нәкъ оныгы гаепле, дип ышандыра. Мошенник аны җинаять эшен кузгатыр өчен 100 мең сум акча түләргә кирәк, дип үгетли. Әби, билгесез кешеләрнең чынлап та оныгына ярдәм итәргә теләвенә ышанып, ризалаша.
Берникадәр вакыттан карчыкка курьер килә дә акчаны алып китә. Оныгымны бәладән коткардым, шөкер, дип уйлаган хатын аңа шалтыратырга була. Шунда ул картәнисенә бернинди юл һәлакәтенә дә эләкмәвен хәбәр итә.
“Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: bashinform.ru