РФ Эчке эшләр министрлыгының Ишембай районы бүлегенә 56 яшьлек кешедән гариза килгән. Аңа кәрәзле телефон компаниясе исеменнән шалтыратканнар.
Алар телефонын 5G тизлекле элемтәгә көйләү өчен кушымтаны йөкләргә тәкъдим иткәннәр. Бу кеше ризалашкан һәм шул программага тоташтыру өчен аңа телефон кодын җибәрергә кушканнар.
Зыян күрүче аферистларга телефонын читтән торып та контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган кодын әйткән. "Телефоныңны әлегә куеп тор, бер сәгатьтән соң гына кулланырга мөмкин", - дигәннәр. Бу вакыт эчендә җинаятьчеләр банкның онлайн кушымтасы аша кредит рәсмиләштергәннәр һәм акчаларын үз счетларына җибәргәннәр.
Ир телефонын кулына алгач, алданганын аңлаган. Аферистлар 300 мең сумга якын акчасы урлаган. Аннан инде ир полициягә мөрәҗәгать иткән.