Узган тәүлектә Уфада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 43 юл-транспорт һәлакәтен теркәгән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, өч юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Моннан тыш, автоинспекторлар 418 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны, 54 хәвефсезлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозуны, 18 җәяүлеләргә юл бирүне үтәмәүне, 12 пассажир балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. 22 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган. Шулай ук транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән 8 шофер тоткарланган. Алкоголь кулланган килеш машина йөртүчеләргә карата административ җәзалар катгыйландырылды, штрафлар да арттырылды, хәтта җинаять җаваплылыгы да каралган. Әмма шулай булуга карамастан, кайбер водительләр эчеп, руль артына утыруын дәвам итә