Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
22 сентябрь 2023, 09:46

"Гафу үтен!" дигән сүзләр өчен үсмерне вәхшиләрчә кыйнаганнар (ВИДЕО)

Нәтиҗәдә үсмер - комада. 

penzasmi.ru
Фото:penzasmi.ru

Мәскәүдә тугызынчы класс укучысы урамда аның аягына баскан егеттән гафу үтенүен сораган, нәтиҗәдә аны йөрәге туктаганчы тукмаганнар, ул комада.

SHOT Telegram-каналы буенча, бу хәл Мәскәүнең Дмитров районында, Лобненская урамында теркәлгән. 15 яшьлек үсмер картәнисе һәм энесе белән урамнан китеп барган. Янәшәдән ике егет узган. Егетләрнең берсе үсмернең аягына баскан һәм гафу үтенмичә арытаба юлында булган. үсмернең моңа эче пошкан булса кирәк, ул егеттән гау үтенүен сораган. Әмма егет кызып киткән, видеода ул (рюкзаклы егет) тугызынчы сыйныф укучысының күкрәгенә шулкадәр көчле итеп типкән, үсмер асфальтка аркасы белән егылган һәм һушын югалткан. Тиз арада килгән ашыгыч ярдәм медиклары укучының йөрәге туктавын һәм баш мие бәрелүен теркәгән.

 15 яшьлек үсмер әле реанимациядә комада. Аның гомере өчен табиблар көрәшә. Укучыны вәхшиләрчә кыйнаган 21 яшьлек Виталий Губер тоткарланган. Тикшерү бара.

Сәламәтлеккә авыр зыян салу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ике яшь егет сак астына алынган.

Хәзерге балаларны яшьтән үк теләгән сүзләрне әйтергә, дәшмичә калмаска кирәк, дип үстерәләр. Еш кына мин бу шигарь белән килешәм дә. Тик... менә бу очракта ни әйтергә дә белмәссең. Дәшмичә үтеп китсә, үсмер сау-сәламәт булыр иде әле. Бүген исә аның гомере кыл өстендә... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: