Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
22 сентябрь 2023, 11:40

Башта урлаганнар, аннары ут төртеп яндырганнар

Бу хәл Кушнаренко районында теркәлгән. 

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Кушнаренко районының Әсән авылында яшәүче 56 яшьлек ир машинасы юкка чыгуы турында полициягә гариза язган.  Ул Иске Тукмаклы  авылына кунакка килгән дә көтмәгәндә машинасыз калган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында җинаять эзләве хезмәткәрләре берничә сәгать эчендә шикләнелүчеләрне ачыклаган. 20 һәм 21 яшьлек егетләр өйдә исерек булган. Алар барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән.

Иске Тукмаклыга кунакка килгән ир  машинасын ачык калдырган. Ачкычы салонда калган, ә ерак түгел генә ике егет хәмер эчеп утырган. Алар бер каршылыксыз машинага кереп утырган да кузгалып киткән. Урланган машинада егетләр озак йөри алмаган – алар авариягә эләккән. Машинада азрак йөреп, аны хуҗасы күрмәгәндә урынына кайтарып кую уе барып чыкмаган. Шуңа егетләр транспорт чарасын ут төртеп яндырырга булганнар. Әмма бу уйлары да барып чыкмаган. Машина янган, әлбәттә, әмма җаваплылыктан кача алмаганнар.

Урлау һәм чит кеше милегенә аңлы рәвештә зыян китерү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләр тоткарланган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: