Җинаять һәм җәза
21 сентябрь 2023, 06:10

Ювелирканы талаган кызга хөкем карары чыгардылар

Хәзер яп-яшь кенә килеш төрмәгә утырачак инде...

Ювелирканы талаган кызга хөкем карары чыгардыларЮвелирканы талаган кызга хөкем карары чыгардылар
Ювелирканы талаган кызга хөкем карары чыгардылар

Уфадагы  ювелир кибетеннән  12 миллион сумлык бизәнү әйберләре урлаган 23 яшьлек сатучы кызга карата  суд  хөкем карары чыгарган.  Киров район суды карары буенча сатучы  ювелир бизәнгечләрне үзләштерүдә һәм  әрәм-шәрәм итүдә  гаепле дип танылган.

Судта 2022 елның октябрендә кызның Уфада ювелир салонында сатучы-консультант вазифасына урнашуы ачыкланган. Бер айдан соң, танышының үтенече буенча,  кибеттән 1,5 меңгә якын кыйммәтле ювелир бизәнгечләрне рюкзакка җыйган һәм Чиләбе өлкәсенең Сим шәһәрендәге кунакханә янындагы курьерга тапшырган. Сатучының законсыз гамәлләре белән 12 млн. сумнан артык зыян китерелгән.

Гаепләнүче җинаять кылуын таныган. Суд аңа 5 ел төрмә җәзасы билгеләгән, ул  гомум режимлы төзәтү колониясендә утырачак. Шулай ук зыянны каплау таләпләрен канәгатьләндерәчәк.  Аны суд залында ук  сак астына алганнар.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас