Җинаять һәм җәза
21 сентябрь 2023, 04:34

Фатирны ачып керсәләр, юрган белән капланган ике мәет ята...

Вакыйга Сибай шәһәрендә теркәлгән. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Сибай шәһәре фатирларының берсендә  юрган астында өлкән яшьтәге ике хатын гәүдәсен тапканнар. РЕН ТВ, үз чыганагына таянып, хәбәр итүенчә, 15 сентябрь кичендә өлкән яшьтәге бер хатын апасының хәлен белергә киткән һәм өйгә куна кайтмаган. Пенисонер хатынның кызы һәм кияве моңа артык борчылмаган, чөнки мондый   хәлләр элегрәк  булгалаган. Әмма әниләре ике көн үткәч тә кайтмагач, җитмәсә,  телефоны сүндерелгән булгач, кызы Куйбышев урамында яшәүче әнисенең апасына барган.

Ишекне ачучы булмаган, фатирдан ят ис килгән. Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар. Ишекне ачып кергәч, юрган белән ябылган ике мәетне күргәннәр. Полициягә мөрәҗәгать иткән хатынның әнисенең тәнендә пычак яралары ачыкланган.

“Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйганы хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас