Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 сентябрь 2023, 08:43

Шизофрения белән чирле ир әнисен шартлаткан

Көнгә чыксаң,  чәчләр үрә торырдай вакыйгалар очрап тора.

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Санкт-Петербургта шизофрения белән авыручы ир паркта әнисен шартлатып үтергән. Шартлаткыч матдә хатынның муенына тигән, ул шунда ук үлгән.

Бу хәл төньяк башкаланың Приморье районында теркәлгән. Долгое күле янында ял итеп йөрүче кешеләр сәер тамашны күзәткән. Ир белән хатын агач төбендә утырган килеш җирдә торган тартмада чокынган, шул ук вакытта алар икесе дә үзләрен шикле тоткан: әледән-әле  як-якка карангалап алган. Кешеләр күрмәсен дип, хатын тартманы  гәүдәсе белән капларга тырышкан.

Берничә минуттан шартлау яңгырый, ир шунда ук торып кача. Ә  муены шартлаган хатын агач төбендә утырып кала. Аның кулында – зажигалка, киеменә скотч ябыштырылган булган.

Полиция тиз арада качкан ирне тоткарлый. 39 яшьлек ир – һәлак булган хатынның улы. Полициягә сөйләвенчә, ир һәм аның 64 яшьлек әнисе бергә суицид кылырга җыенганнар, әмма соңгы секундларда ир куркышыннан кире уйлаган. Тоткарланган ир шулай ук шизофрения белән авыруы хакында сөйләгән.

Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре ирнең диагнозын тикшерә, шулай ук аларның шартлаткыч җайланманы нәрсәдән ясауларын ачыклый.

“Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган ирнең диагнозы расланмаса, аңа ким дигәндә 15 ел колония яный. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: