Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 сентябрь 2023, 01:26

Иреккә чыгасы көнне колониядән качкан

Ни өчен 20 ел утырган киллер берничә сәгать түзмәгән?

gazetametro.ru
Фото:gazetametro.ru

Берничә кешене үтергән киллер-рецидивист Иркустк өлкәсендәге  төзәтү колониясеннән  иреккә чыгасы көнне качкан. Ул 20 ел рәшәткә артында утырган һәи иреккә чыгар өчен берничә сәгать түзмәгән. Хәзер аңа качканы өчен янә дүрт ел төрмә срогы яный.

49 яшьлек түземсез Камолжон Калонов иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә  Марково эшчеләр поселогында урнашкан  19 санлы колониядән ничектер үзаллы чыгып киткән. Бу көнне иреккә чыгасын белгән ул, әмма  документлар белән бәйле мәшәкатьләрне көтеп тормаска булган.

Калонов ике тапкыр утырган. Беренче тапкыр аны җинаятьчел төркем оештырганы һәм законсыз рәвештә баланы уллыкка алганы өчен  5 елга хөкем иткәннәр. Ул 1997 елда иреккә чыккан, ә 2003 елда  аны “ялланып, ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү”, “талау”, “корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмаларны урлау яки талау” маддәләре буенча аңа 22 ел  биргәннәр. 20 ел утырганнан соң Камолжонны шартлы рәвештә иреккә чыгарып, мәҗбүри эшләргә җибәрергә тиеш булганнар, әмма өлгермәгәннәр.

Качкынга ориентировкаларны төбәктә таратканнар инде, шул исәптә аның туган ягы – Зима шәһәрендә дә.

Соңрак ачыклануынча, Камолжон иреккә чыгасы көнне колониядән махсус  качкан булса кирәк. Чынында Камолжонның иреккә чыгасы килмәгән, чөнки 20 ел эчендә аның кайтып яшәр йорты калмаган. Колониядә Камолжон азрак эшләгән, ашаган һәм көн саен “тулай торак”ка куна кайткан. Әмма иреккә чыгасы көнне иртәнге тикшерүдә Калоновның юкка чыгуын абайлаганнар. Ә бу – качу. Теләсә нинди очракта бу качу буларак бәяләнә.

Хәзер инде Калоновны тоту белән аны янә утыртып куячаклар. Ул ким дигәндә тагын дүрт елга дәүләт исәбенә  “йорт” белән тәэмин ителәчәк. Рецидивистны якын арада тоткарларга тиешләр, дип фаразлыйлар колониядә. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: