

Узган ялларда Подмосковьеның Ступино шәһәрендә Мәскәүдә массакүләм автомобиль аварияләре оештырган ирне тоткарлаганнар. Аның машинасы салонында бер бармагы кисеп алынган һәм канга баткан хатын булган.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, шимбә төнендә билгесез водитель Ярославль шәһәре дәүләт номерлы джип автомобилендә Восточное Бирюлево микрорайонында 10 машинаны бәрдереп киткән. Шаһитлар алгы пассажир утыргычында канга баткан хатынны күргән. Внедорожникны башка водительләр куа киткән, алар полиция чакырткан. Куып баручылардан качкан водитель тагын берничә машинаны бәрдергән.
Бер сәгатьтән аны Ступинода тоткарлаганнар. Видеода машина салоныннан көч-хәл белән чыккан хатын күренә. Аның утыргычында зур пычак яткан. Арткы утыргычта кечкенә кыз бала да булган. Аларны ашыгыч ярдәм алып киткән.
Соңрак билгеле булуынча, Мәскәүдә 20 машинаны бәрдергән ирнең күптән түгел генә (әти-әнисе үлеменнән соң) психикасында проблемалар барлыкка килгән.
“Түбәсе киткән” ирнең исеме – Паша́ Мамоян, аңа 41 яшь. Паша́ 30 яшьлек хатыны һәм ике яшьлек кызы белән Тамбов шәһәрендә туганнарында кунакта булганнар. Кичен гаилә үзенең Jeep Grand Cherokee машинасында Ярославльгә кайтыр юлга чыккан. Юл Мәскәү өлкәсе аша үткән. Мәскәү аша узганда ир белән хатын арасында коточкыч җәнҗал чыга, нәтиҗәдә Паша́ хатынын зур пычак белән кискәли һәм 20 машинаны бәрдерә. Ступинода ирне тоткарлагач, аның нык җәрәхәтләнгән хатынын дәваханәгә озаталар, кызчыкны балигъ булмаганнар белән эшләүче хезмәткәрләргә тапшыралар, ирне полиция бүлегенә алып китәләр.
Беренче карашка, Паша́да исереклек билгеләре булмый. Аның туганнары да Паша́ эчми һәм наркотиклар кулланмый, дип ышандыра. Шулай да, туганнары сүзләренчә, Паша́ күптән түгел генә әти-әнисен югалткан. Шул вакыйгадан соң аның үз-үзен тотышында сәерлекләр күзәтелә башлаган.
Фатима дәваханәдә яткан арада нәни кызчыкны туганнары карап торачак, диелә хәбәрдә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.