

Благовещен район хакимияте башлыгының төзелеш һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Никита Дмитриевның төнлә 3 миллион сумлык Mitsubishi Outlander машинасын яндырганнар. Бу хәл Уфаның Дим районында “Көмеш чишмә” микрорайонында булган.
Видеокүзәтү камералары ярдәмендә төнле сәгать икеләрдә билгесез кешенең Дмитриев машинасы астына ниндидер пакет куйганлыгы күренә. Тагын да 50 минуттан “шап” иткән тавыш ишетелгән һәм машина яна башлаган...
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу хәлнең ике версиясен карый – теракт һәм яндыру. Никита Дмитриев бу хәлне үзенең эше белән бәйле дигән фикердә.
Хәзер машина яндыру факты буенча җинаять эше кузгатылган. Машинаны юкка чыгаручы җинаятьчене эзлиләр.
Чыганак: Башинформ