Җинаять һәм җәза
15 сентябрь 2023, 06:59

Наркотик сатып баерга уйлагандыр инде

Ләкин егет тотылган. 

Наркотик сатып баерга уйлагандыр индеНаркотик сатып баерга уйлагандыр инде
Наркотик сатып баерга уйлагандыр инде

Октябрьский шәһәре прокуратурасы "Аеруча зур күләмдә наркотик матдәләрне саклаган һәм тараткан өчен» җинаятьләр кодексы нигезендә бер егетне җавапка тарткан.

Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның июнендә бу егет билгесез кешеләр белән берлектә наркотиклар сатуга махсуслашкан интернет-кибет булдырган. 2023 елның февралендә оператив-эзләү чарасы барышында полиция хезмәткәрләре Чишмә районында наркотик матдәләр яшерелгән урынны табалар. Гаепләнүче әлеге урынга килгән вакытта аны эләктерәләр. Полиция хезмәткәрләре өендә тентү барышында 5 килограммга якын тыелган матдәләрне тартып алганнар. Моннан тыш, 2023 елның гыйнварында егет үзенең дустына гашиш бүләк итүе дә билгеле булган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас